+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
27 февраль 2019, 13:46

Авыруны трактор чүмечендә илткәннәр

Өлкән яшьтәге хатын яшәгән йортка бара торган юлны кар баскан һәм ашыгыч ярдәм машинасы керә алмаган.

Татарстанның Апас районы Биябаш авылында өлкән яшьтәге хатынны өеннән ашыгыч ярдәм машинасына кадәр трактор чүмеченә утыртып алып барганнар.
Бу турыда мәгълүматны «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә раслаганнар һәм вакыйгага аңлатма биргәннәр.
Хатынның хәле авыр булганга, фельдшер аны ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр җәяү җибәрергә курыккан. Шуңа күрә авыруны трактор чүмеченә утыртып алып барганнар.
66 яшьлек авыру авыл читендәге йортта яши. Кар күп яуган һәм юлны тутырган. Шунлыктан ашыгыч ярдәм автомобиле өйдән йөз метр еракта туктарга мәҗбүр булган.
«Дүшәмбе иртәсендә бу хатында гипертоник криз була, хроник авырулары кискенләшә. Фельдшерлар юлда кар чистартып йөри торган тракторчыга мөрәҗәгать итә. Аннары авыруны ашыгыч ярдәм автомобиленә илтешүне сорыйлар», – дип аңлатканнар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта авыру терапия бүлегенә урнаштырылган. «Аның сәламәтлек торышы тотрыклы», – дигәннәр министрлыкта.
Фото: tatar-inform.tatar сайты
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/19381-avyruny-traktor-chmechend-iltknnr.html


Читайте нас: