Ләкин башка мәсьәләләрнең һәрберсе республика җитәкчесендә бик күп сораулар тудырды. Тәүдә ул каты көнкүреш калдыкларын җыюга бәйле халыктан килгән зарларга тукталды. Аларның күпчелеге түләүләргә кагыла. Радий Хәбиров тагын бер тапкыр калдыклар җыйган өчен түләүне кеше башыннан шәһәрдә — 70 һәм авыл җирендә 35 сумнан арттырмау бурычын куйды. Ул, шулай ук, җаваплы кешеләргә чүп-чарны аерып җыюга күчү механизмнарын уйларга кушты.
— Бу мәсьәләне хәл итсәк, без калдыкларны 20-30 процентка киметә алачакбыз. Реформаның максаты — елдан-ел күбрәк җитештерелүче чүп-чар күләмен киметү. Халыкны шушыңа әзерләргә кирәк, — диде ул.
Икенче атна инде киңәшмәдә күпкатлы йортларның подъездларында ремонт ясау мәсьәләсе төп тема булып кала. Программа эшенә хәзер республика Башлыгы Хакимияте дә кушылган. Хакимият җитәкчесе Александр Сидякин Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Хакимият вәкилләре Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә булган. Салаватта ремонтланырга тиешле күпчелек подъездлар, чыннан да, канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Стәрлетамакта исә хәлләр икенчерәк: исемлеккә кертелгән подъездларның торышы кайдадыр яхшы, кайдадыр ремонтланасы йортта яшәүчеләр подъездларының программага эләгүен бөтенләй белми, җыелышлар үткәрелмәгән...
Радий Хәбиров программаның республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылуын искә төшерде, димәк, җаваплылыкны муниципалитетларга япсарырга ярамый. Ул торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Киреевның һәм аның кул астындагыларның эше белән канәгать булмавын белдерде.
— Бу — республика программасы. Мин бу хакта 14 октябрьдән бирле сөйлим. Сез бу эшне тиешенчә башкарып чыга алмадыгыз. Мине ишетүегезне үтенәм. Гел тирги дип уйламагыз, минем лексиконда рәхмәт сүзләре күбрәк. Ләкин мин әлегә сездән тиешле эш күрмим. Уяныгыз, югыйсә, үзем уятачакмын, — диде ул, Михаил Киреевка мөрәҗәгать итеп.
Көн тәртибендә, шулай ук, урыннардагы административ комиссияләр эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе дә каралды. Александр Сидякин белдерүенчә, былтыр алар тарафыннан барлыгы 54425 эш каралган. Шуларның 80 проценты гаилә-көнкүрештә туган гаугалы хәлләр, урамда сәүдә итү, тынычлыкны, мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу, төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.
Былтыр административ комиссияләр эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 19 миллион сум юнәлтелгән булган. Һәм нибары 37 мең сум административ штраф җыелган. 16 муниципаль берәмлектән штрафлар бөтенләй кермәгән. Югыйсә, һәр төбәктә моның өчен җаваплы кешеләр бар.
— Әлбәттә, аларның төп бурычы штраф җыю түгел, ә тормыш сыйфатын күтәрү өчен көрәшү, — диде Радий Хәбиров һәм, шушы кешеләрне җыеп, укулар оештырырга кушты, анда үзе дә катнашачагын белдерде.
Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллинның чыгышы җир асты байлыкларын файдалану өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекне көчәйтүгә багышланды. Ул белдерүенчә, Баймакта бу җәһәттән эшләр көйләнгән, анда халык та ярдәм итә, Белорет буенча сораулар күп әле.
Чарада, шулай ук, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелинның Ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчер үзәген булдыру турындагы чыгышы тыңланды.
Чыганак:
https://kiziltan.ru/politika/19320-uyanygyz-yugyys-zem-uyatachakmyn.html