+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2019, 18:45

Суд – гаделлекнең соңгы инстанциясе

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың районара, район, шәһәр судлары рәисләренең узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә чыгыш ясады.

– Көн саен сезнең аша төрле кеше язмышлары үтә. Алар сез кабул иткән карарларга бәйле. Шуңа күрә сез һәм эшчәнлегегез һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә. Чөнки суд – кеше якланганлык һәм гаделлек эзләп барган соңгы инстанция, – диде Радий Хәбиров. – Дәүләтнең законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү сәләтенә ышаныч нәкъ сезнең эшчәнлектән тора. Коллегалар, сезгә намуслы хезмәтегез, компетентлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.Суд системасы алдында торган бурычлар арасында Радий Хәбиров законнарны тайпылышсыз үтәүне, судьялар корпусының һөнәри осталыгы дәрәҗәсен арттыруны, икътисади җинаятьләргә, коррупциягә, бюджет акчаларын урлауга бәйле эшләрне тикшергәндә җаваплы карашны атады.
– Җинаятьчеләр җәзаның котылгысыз булуын тоярга тиеш. Шул ук вакытта милек бәхәсләре, рейдерлык һөҗүме белән бәйле һәр эшкә төпле һәм аңлаешлы караш булырга тиеш, – диде төбәк җитәкчесе. – Намуслы бизнес даими рәвештә административ яисә җинаять җаваплылыгы хәвефе белән яшәргә тиеш түгел. Эшлекле кешеләр даими рәвештә мондый киеренкелектә булганда, судлар, нигездә, гаепләү карарлары гына чыгарырга торганда, әлбәттә, инвестицияләр һәм икътисади җәлеп итүчәнлек турында сүз алып бару кыен. Ә безнең алда, коллегалар, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, бизнес алып баруның ачык кагыйдәләрен булдыру, эре, шул исәптән республикага чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча күләмле бурычлар тора. Шуңа күрә мин судлар цивилизацияле бизнесны якларга ярдәм итәр дип ышанам.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/19318-sud-gadellekne-sogy-instanciyase.html





Читайте нас: