+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
26 февраль 2019, 18:33

Абыйсының банк карталарын чәлдергән

Акчасын туздырырга да өлгергән...

Уфаның Калинин районында яшәүче 52 яшьлек ир ике банк картасы югалуы турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Шик беренчеләрдән булып аның 17 яшьлек кече туганына төшкән.

Тикшерү барышында егетнең, чыннан да, абыйсының карталарын алуы, аларның берсеннән биш мең сум акча салдырып өлгерүе ачыкланган.

Ул карталарны яшертен генә урлаган һәм акчаны үз ихтыяҗына туздырып та өлгергән. Өлкән туганының кесәсен капшаган егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: Vesti22.tv
Читайте нас: