"Мәшһүр җырчы һәрвакыт безнең арада һәм күңелләребездә яши. Әлфия Авзалованың исеме йөрәкләргә мәңге уелып калсын өчен Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җырчы истәлегенә һәйкәл урнаштырырга тели", - дигән "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова.
"Актаныш районы Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгене беренчеләрдән булып тормышка ашырды, ул уңышлы гына дәвам итә. Район Мәдәният сарае җырчының исемен йөртә. Актаныш районы Мәдәният паркында Әлфия Авзалованың бюсты урнаштырылган. Әлфия Авзалова - безнең өчен зур хөрмәткә лаеклы шәхес, татар дөньясының моң патшабикәсе ул. Без - аның җырларын тыңлап үскән буын. Ул Актанышны чиксез яратты һәм хөрмәт итте. Туган ягында үзенә көч, дәрт һәм иҗат итү өчен илһам ала иде", — дигән ул.