+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
22 февраль 2019, 17:31

Нурия апа, без Сезнең белән!

Билгеле журналист, танылган җырлар авторы Нурия Абдуллинаның яман чиргә каршы көрәше дәвам итә.

Аңа ярдәм итү максатында 27 февральдә 19:00 сәгатьтә Башкортстан дәүләт филармониясендә хәйрия концерты оештырыла.

Анда Роза Аккучукова, Зөлфия Кудашева, Бибисара Азаматова, Урал Нигъмәтуллин, Гүзәл Диникеева, Сәгыйдулла Байегет, Нәркәс Сираҗетдинова, Дамира Сәетова, Азалия Вәлиева, Айгөл Шаһманова, Илдар Нурлы, "Бәхетле" төркеме һәм башка сәхнә йолдызлары катнаша. Мөмкинлеге булса, Нурия ханым үзе дә килергә тырышачак!

Озак еллар эфирдан, сәхнәләрдән безгә изгелек өләшкән Нурия Абдуллинага ярдәм йөзеннән бу концертка сез дә килерсез дип ышанабыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Читайте нас: