+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 февраль 2019, 12:36

Рөстәм Нәбиев: "Алты яшемә кадәр апама "әни" дип дәштем..."

Рөстәм Нәбиев Инстаграм битендә балачак истәлекләре белән уртаклашкан.

Ул бер яшендә әнисез калуы, апасы гаиләсендә тәрбияләнүе, ничек көн күрүләре хакында язган. Бу язмасында әнисе урынына калган апасына рәхмәтен җиткергән, яратуын әйткән.
"1993 ел. Әни вафатыннан соң, абыем белән мине үзенә әтиемнең бертуган апасы алды. Ул вакытта миңа нибары 1,3 яшь, ә абыема 4,9 яшь иде. Мондый җитди карарны һәр гаилә дә кабул итә алмас иде дип уйлыйм.
Әйе, апабыз өчен чит кеше булмавыбыз аңлашыла, әмма аның гаиләсе өчен чит кешеләр идек. Ул вакытта аларның 6 һәм 9 яшьлек уллары бар иде. Абый бик кырыс кеше иде. Башта безнең алар белән яшәүгә каршы булган, әби янында калуыбызны теләгән. Аны аңларга була, чөнки ул вакытта авыр чаклар иде бит. Ә чит балаларны гаиләгә алу – зур йөк. Тик абый тиздән үзенең карарын үзгәртте. Бәлки, ул безне кызгангандыр?! Белмим.⠀
Шулай итеп, без икенче гаиләле булдык. Наз күреп тәрбияләндек һәм үстек. Безне беркем дә кыерсытмады, бармак төртеп күрсәтмәде. Балалар арасында барысын да тигез бүлдек. Кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәттеләр. Эш һәрвакыт күп иде. Һәрберебезнең үз бурычы булды. Мин иң кечкенәсе булганга, иң күңелсез эшләр дә миңа эләгә иде: савыт-саба, идән юу, бәрәңге әрчү.
Алты яшьләргә кадәр апага “Әни” дип дәштем. Аннары әби миңа дөресен сөйләгәч, мин аңа башка алай дип әйтә алмадым. Белмим, тел әйләнмәде.
Тик апамны азрак ярата башладым, димим. Ул - миңа әни мәхәббәте, хәстәрлек һәм гаилә җылысы биргән иң газиз кешем. Аның ярдәме белән минем балачагым булды һәм мин бүгенге дәрәҗәгә ирешердәй булып үстем", дип язган Рөстәм.
Рөстәмнең әлеге язмасы бер төн эчендә 2 меңгә якын фикер һәм 40 меңнән артык “лайк” җыйган. Язылучылары әнисенә озын гомер, сәламәтлек, бәхетле тормыш теләгән...
Чыганак: https://kiziltan.ru/zhizn/18910-rstm-nbiev-alty-yashem-kadr-apama-ni-dip-dshtem.html
Читайте нас: