Уфага эш сәфәре белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Республика йортында Игорь Комаров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашты, арытаба аның катнашлыгында төбәкне социаль-икътисади үстерүнең аерым мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда дәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
– Русия Президентының 2018 елның 7 маендагы указында илне үстерүнең мөһим 12 юнәлеше билгеләнде, алар дәүләт проекты рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Әлеге вакытта дәүләт һәм федераль проектларны эшләү тәмамланды. Бүгенге киңәшмәнең максаты – дәүләт башлыгы тарафыннан куелган бурычларны үтәүгә әзерлекне тикшерү, килеп туган проблемаларны хәл итү, – диде Игорь Комаров. – Указда куелган бурычларны гамәлгә ашыруга зур финанс чыгымнары таләп ителә. 2019-21 елларда Русиянең барлык субъектларына (Мәскәүдән тыш) әлеге проектларны гамәлгә ашыруга – 2 триллион сум, шул исәптән, Башкортстанга 35 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың дәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруга әзерлеге турында чыгыш ясады.
– Төбәк проектларын финанслауның гомум күләме 2024 елга кадәр 180 миллиард сум булыр дип планлаштырыла. Шуның 46 миллиард сумы – бюджеттан тыш акчалар. 12 илкүләм һәм 46 федераль проектларның да расланган паспортлары республикага җиткерелде. Әзерлек эшләре вакытында тәмамланды. 55 төбәк проекты кысаларында стратегик бурычларны хәл итүне күз уңында тотабыз, – диде Радий Хәбиров. – Быел федераль бюджеттан 15 миллиард сумнан артык акча килер дип көтелә. Бу – агымдагы елда төбәк проектларын гамәлгә ашыруга каралган акчаларның 44 проценты.
Тулаем алганда, без максатларга ирешү, федераль проектлар тарафыннан билгеләнгән нәтиҗәләрне тәэмин итүдә проблемалар күрмибез. Алда — җитди эш фронты, һәм монда төбәкнең федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру бик мөһим. Бурыч куелган – аны бергәләп хәл итәчәкбез.
2024 елга Башкортстанда ел саен файдалануга тапшырылучы торак күләмен арттырырга кирәклеге турында да сүз булды.
– “Торак” проекты кысаларында Русиянең Төзелеш министрлыгы республикада ел саен торак тапшыру күләмен шактый арттырырга – 2024 елга 3,7 миллион квадрат метрга кадәр җиткерергә кушты, – диде Радий Хәбиров. – Без стандарт торак төзелешенә ярдәм итәчәкбез, инженерлык һәм социаль инфраструктуралы мәйданчыклар әзерләячәкбез, норматив-хокукый базаны камилләштерәчәкбез, төзүчеләргә административ йөкләнешне киметәчәкбез.
Сәфәр кысаларында Игорь Комаров Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булды. Монда өч заманча җитештерү-технология үзәген төзү эше бара. Анда югары технологияле 250 берәмлек техника куелачак. Үзәкләр дөньядагы иң алдынгы стандартларга таянып төзелә, биредә сакчыл җитештерү алымнары кулланыла.
УМПОның идарәче директоры Евгений Семивеличенко Игорь Комаровка бу хакта импортны алмаштыру программасы буенча “ВК-2500” двигателе компонентлары җитештерүче 185нче җитештерү-технология үзәген күрсәткәндә сөйләде. Әлеге компонентлар вертолет двигательләре өчен кулланыла. 1996 елга кадәр “Москвич” автомобиле двигательләре җитештерелгән бинада югары технологияле 50 станок урнаштырылган.
Игорь Комаров җыю цехы эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә “Су-35”, “Су-27”, “Су-30” самолетлары өчен турбореактив двигательләр һәм “Ка”, “Ми” вертолетлары өчен аерым җиһазлар җитештерелә.
Игорь Комаров, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин белән Уфада “ПЭТ Технолоджи” атом-төш медицинасы үзәгендә булды.
Үзәк директоры Павел Головин кунакларга учреждениенең 2014 елда ачылуын әйтте. Инвестицияләр күләме 1 миллиард сум тәшкил итә. Төп эш юнәлеше – яман шеш авыруларын ПЭТ ысулы белән ачыклау һәм аларны “Кибер-пычак” радиохирургия системасы ярдәмендә дәвалау.
Шушы вакыт эчендә үзәктә 20 меңгә якын тикшеренү үткәрелгән, 1470 операция ясалган. Авыруларның 90 проценты ярдәмне бушлай алган, 6 проценты – башка төбәкләрдән, 4 проценты – үз исәпләренә.
Сәфәр йомгаклары буенча Игорь Комаров республикада эшләр торышына югары бәя бирде.
– Башкортстан гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга тулысынча әзер. Бөтен килешүләргә дә кул куелган, – диде ул республика Хөкүмәтендәге брифингта. – Республика гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру этабына аяк баса. Моның өчен финанслау мөмкинлекләре булдырылган. Бу яклап республика башка төбәкләрдән бик яхшы аерылып тора.