+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 февраль 2019, 16:27

“Могҗизалар кыры”нда тапталып калмагыз!

“Могҗизалар кыры” (“Поле чудес”) тапшыруы халык арасында инде күп еллар популяр булып кала. Алып баручысы Леонид Якубович та күпләргә бик якын.

Еллар дәвамында тапшыруга зур булмаган үзгәрешләр дә керә бара. Мәсәлән, хәзер әйләндерә торган барабан өсте сый-нигъмәт белән тулы. Якубович алар белән, гадәттә, балаларны сыйлый. Ләкин иң кызыгы тапшыру төшергәннән соң башлана икән...

15 февральдә төшерелгән тапшырудан соң булган хәл, видеога төшерелеп, социаль челтәрләргә эләккән. Анда халык барабан өстендәге бушлай алырга мөмкин булган ризыклар өчен чак сугышмый. Этешә, төртешә, тизрәк күбрәк тәм-том эләктереп калырга ашыга. Кемдер куенына тыга, кемдер алдан әзерләп куйган пакетларына тутыра...

Бу тамаша видеоны караучылар арасында төрле бәхәсләр куптарган. Берәүләр шакката, икенчеләр ризыкларны сыйфатсыздыр дип фаразлый, чөнки сыйфатлы булган очракта ул гади халыкка эләкмәс иде, имеш...

Якубович тапшыру төшерелеп беткәч тә тизрәк чыгып китү ягын карый икән. Тамашачылар йөгерешеп килгәндә тапталып калмас өчен, дип аңлаткан алып баручы.

Ни дисәң дә, рәхәт, тук тормышта яшәүче халык бушлай ризыкка болай ябышмас иде, дип уйлый кемдер. Икенчеләр, эш безнең ил кешеләренең "халявага" кызыгуында, нәфесендә, дип саный...

Ә сез ничек уйлыйсыз?
Читайте нас: