+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
20 февраль 2019, 16:24

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

25 февраль - 3 мартка йолдызлар фаразы.

КУЧКАР. Акча мәсьәләсендә керемнәрең чыгымнар белән чиратлашып барачак. Ял көннәрендә күңелеңне тулысынча биләп алачак хисләргә биреләчәксең.

ҮГЕЗБОЗАУ. Эшеңдә катлаулы проблемаларның очына чыгарсың, шулай ук, күптәнге хаталарыңны төзәтү өчен яхшы вакыт. Атна ахырында матур вакыйгалар көтелә.

ИГЕЗӘКЛӘР. Актив эшчәнлек алып бару өчен кулай вакыт. Эш нәтиҗәләре иң элек салынган тырышлыгыңа бәйле булачак. Якыннарыңның ярдәменнән баш тартмасаң, отылмассың.

КЫСЛА. Эшеңдә уңай үзгәрешләр көтелә. Ял көннәрендә шатлыклы вакыйгалар булачак. Көтмәгәндә гашыйк булып, башыңны югалту ихтималы да юк түгел.

АРЫСЛАН. Бик мәшәкатьле, ыгы-зыгылы чор. Байтак кына эшләрең хәл ителми калачак. Шулай да борчылырга урын юк. Якын-тирәдәгеләр алдында абруең артачак, проблемаларның күбесе үзеннән-үзе хәл ителәчәк.

КЫЗ. Һәр эшең зур игътибар һәм саклык таләп итә. Яңа керем чыганаклары эзләү, эшчәнлек өлкәсен алыштыру өчен кулай вакыт. Мөһим карарга киләчәксең.

БИЗМӘН. Ялгызларның икенче яртысын табу мөмкинлеге ачыла. Яңа танышларың хезмәт баскычыннан күтәрелүдә ярдәм итәчәк. Ялларда көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгуы ихтимал.

ЧАЯН. Элекке дустанә мөнәсәбәтләрнең яңаруы нәтиҗәсендә берьюлы берничә проблеманы хәл итә алачаксың. Ә кайберәүләргә эшләрен, кеше күзенә күренмичә, яшерен генә башкару яхшырак булачак.

УКЧЫ. Бик күп аралашырга туры килер. Эштә күбрәк көч салган саен, зуррак уңышка ирешәчәксең. Яңа танышларыңның тормышта кирәге чыгачак. Сәламәтлегеңә игътибарлы бул.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Шәхси тормыштагы күңелсезлекләргә дә, шатлыкларга да үзең генә сәбәпче. Җитди карар кабул итү өчен барлык җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк.

СУКОЯР. Ике арадагы мөнәсәбәтләр нык булсын өчен кайчак юл куя белергә дә кирәк. Эштә синең гаеп белән тоткарланып торучы эшләрне ашыктыр.

БАЛЫК. Мәхәббәт хисләрен җанландыру максатында шәхси тормышыңа үзгәрешләр кертү турында уйлан. Көндәлек вак-төяк мәшәкатьләр арта торган чор.
Читайте нас: