Яман шешкә каршы халыкара көрәш көнендә “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Анда Республика клиник онкология диспансерының баш табибы, Сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан тыш белгече Руслан Солтанов, төп штаттан тыш балалар онкологы Рөстәм Бәйрәмгулов, БДМУның өстәмә һөнәри белем бирү институты онкология һәм патанатомия курсы мөдире, республика онкологлар җәмгыяте рәисе Олег Липатов, “Равное право на жизнь” җәмгыяте генеральный директоры, “Здравствуй” онкопациентлар ассоциациясенең республика бүлеге вәкиле Александр Болонистов катнашты.
Руслан Солтанов февраль буе онкология авыруларын кисәтүгә багышланган чаралар үтәчәген әйтте, төбәктәге онкология хезмәте эшчәнлеге белән таныштырды. Баш табиб әйтүенчә, республикада яман шешне ачыклау һәм дәвалау буенча тармаклы система булдырылган. Бүген Башкортстанда һәр 100 мең кешенең 320сендә яман шеш ачыклана. Киң таралу буенча беренче урында – сөт бизе, икенчедә – үпкә, өченче булып тән тиресе яман шеше тора. Соңгы арада яман шеш белән авыручыларның бераз үсүе күзәтелә, моны авыруны иртә ачыклау очракларының артуы белән дә бәйләргә мөмкин.
Рөстәм Бәйрәмгулов балаларда гадәттә лейкоз һәм баш мие яман шеше күзәтелүен билгеләде. Һәр 100 мең балага 13,6 очрак ачыклана. Заманча ысуллар ярдәмендә аларның 75 проценты савыгып чыга. Тик, кызганычка каршы, 3-4нче стадияләрдә генә мөрәҗәгать итүчеләр күп, бу медикларның беренчел звеносы белән эшләүне яхшыртуны таләп итә.
Олег Липатов үзе эшләгән кафедраның уңышлары белән таныштырды.
Белгечләр халык арасында яман шеш турында киң таралган ялгыш фикерләр хакында да сөйләде. Яман шеш – дәвалап булмый торган авыру, дәвалау коточкыч зур чыгымнар таләп итә, балаларда ул очрамый, рак – йога торган авыру һәм башка ялгыш сүзләрне инкарь итте. Онкологлар кешеләрне авырудан курыкмаска, аны иртә ачыклау өчен даими медицина тикшерүе үтеп торырга чакырды.
Соңгы арада авыруларны маршрутлау буенча үзгәрешләр кертелүе хакында да әйтелде. Өлкәннәрдә диагноз куелганнан соң дәвалау башлануга кадәр 10 көннән дә артык вакыт үтмәскә тиеш. Ә балаларда бу чикләр тагын да кыскарак – 5 көн.
Александр Болонистов аларның җәмгыя-тенә күп пациентларның төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүе, оешманың яман шеш белән очрашкан кешеләргә күптөрле ярдәм күрсәтүе хакында сөйләде.
Конференциядә иртә диагностиканың бик мөһим икәнлегенә басым ясалды. Олег Липатов моның өчен беренче чиратта кешегә үзенә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәклеген ассызыклады. Чөнки озак вакыт тикшеренү үтмичә йөреп, соңгы чиктә генә табибка килүчеләр күп.
Яман шешне иртә ачыклау һәм вакытында дәвалау максатында республикада 2014 елдан “Онкоконтроль” программасы эшләп килә. Табибка мөрәҗәгать иткән һәр кеше махсус анкета тутыра. Әгәр андагы бер генә сорауга “әйе” җавабы булса, пациент тикшеренүгә җибәрелә.
Халыкка диспансерлау үткәрү дә авыруны иртә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Республика тарафыннан яман шешне ачыклау буенча скрининглар үткәрүгә акча бүленгән, бу яхшы нәтиҗәләр биргән. Быел гына аналык юлы (шейка матки) яман шешенең – 77, авыру алдында торучыларның 528 очрагы ачыкланган. Юан эчәк яман шеше 251 пациентта табылган, бу авыру куркынычы янаган 350 кеше билгеләнгән. Мондый скрининглар авыруны кисәтү һәм күп гомерләрне саклап калу мөмкинлеге бирә.
Руслан Солтанов быел препаратларга, үткән елга караганда, өч тапкыр – 2,5 миллиард сум күбрәк акча бүленүен дә билгеләп үтте. Бу беренчел авыруларның барысына да ярдәм итәргә җитә.
Алдагы елларда авыручылар санын киметү буенча максатлар куелган. Мәсәлән, 2024 елда 100 мең кешегә авыручылар саны 170тән дә артык булмаска тиеш. Алдагы өч елда республикада 13 онкология ярдәме үзәге ачу планлаштырыла.
Онкология өлкәсендә белгечләр җитмәү проблемасы бар. Мәсәлән, Республика балалар клиник дәваханәсендә бары тик өч табиб-онколог эшли. Тагын 11 белгеч кирәк. Киләчәктә бу хәлнең яхшы якка үзгәрүенә өмет бар, БДМУда белгечләр әзерләү контрольгә алынган.
Яман шештән дару табылырмы?.. Күңелендә бу сорау булмаган кеше сирәктер. Ә Руслан Солтанов аңа җавап бирде: “Яман шештән дару бар. Ул – безнең эчке дөньябызда, тормышка мөнәсәбәтебездә. Яшәешкә позитив карарга кирәк”.