+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
19 февраль 2019, 19:10

Носкилардан... гөлләмә! Иреңә бүләк жәлләмә...

Тиздән – 23 февраль. Сөйгән ярларына “Лексус” машинасы бүләк итә алмаган хатын-кызларның баш вата торган чоры. Носки, дезодорант, кырынгыч... Кайсын сайларга?

Гап-гади һәм кыйммәт булмаган бүләкне дә гадәти булмаганча бүләк итеп була. Мәсәлән, шул ук носкины. Бер пар гына түгел, берничә пар носкидан фотодагыча матур гөлләмә ясарга мөмкин. Шаккатсын!

Я булмаса, бәйрәмнең армиядә хезмәт иткәннәр өчен булуын исенә төшереп, аңа хәрби хезмәттәгечә кичке аш әзерләгез. Беренчегә – щи, икенчегә перловка. Соңыннан гына мичтән кыздырылган үрдәкне чыгарсагыз була.

Фантазияң бай булса, артык чыгымнарсыз дә шәп бәйрәм ясап була. Кипкән балыктан – гөлләмә (аларны гәзиткә төрәсең дә бер башын тасма белән бәйлисең), банкалы сыралардан торт (банкаларны түгәрәк сай савытка утыртасың да тасма белән бәйлисең)...

Тематик яктан туры килгән бүләк – тельняшка. Модадан чыкмый, һәр ир кияргә сәбәп таба.

Иң мөһиме – бүләк ихлас күңелдән, яратып бирелсен.
Читайте нас: