+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
19 февраль 2019, 19:04

Иннек-кершән нишләтә!

72 яшьлек Галина Новак яшь егетләр каратырлык ханымга әверелгән.

Новосибирск шәһәрендә яшәүче Галина ханыма оныгы стилистлардан осталык дәресе бүләк иткән.

- Ул, безгә шалтыратып, ис китәрлек шәп дәү әнисе турында сөйләде, - ди модель агентлыгы җитәкчесе Любовь Ухалова. - Аңа гадәти булмаган бүләк әзерләргә ярдәм итүебезне сорагач, без дәү әнисенең образын үзгәртергә тәкъдим иттек.

Стилистларда берникадәр вакыт булганнан соң, Галина Новакның фотосы социаль челтәргә куелган. Чәчен бераз кисеп, оста макияж салгач, ул 20 елга яшәргән.

Хәзер инде төрле модель агентлыклары аны эшкә чакыра, ә аны "яшәрткән" агентлыкка егерме ел алдан чиратка язылып куярга теләүчеләр бар икән.
Читайте нас: