+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 февраль 2019, 14:06

Ватсаптан чыгарган өчен ике әни сугышкан

Берсе — дәваханәгә, икенчесе полиция кулына эләккән.

Санкт-Петербургның 45нче балалар бакчасында әниләр арасында конфликт чыга. Аларның берсе икенчесенә пычак белән ташлана һәм хатынның башын яралый. Соңыннан беленүенчә, һөҗүм итүченең баласы бу бакчага күптән түгел йөри башлаган була.
Яңа килгән ханым ата-аналар чатында башка әниләрнең телефоннарын таба һәм аларга үзләренең авыр матди хәлдә булуына зарланып, ярдәм сорый башлый. Шуңа карамастан, хатын да, аның баласы да яхшы киенеп йөри, бер дә ярлы күренми.
Зыян күрүче төркемнең администраторы була, ул әрсез әнине ата-аналар чатыннан алып ташлый. Шуннан аңа карата янаулар ява башлый да инде.
Ике атнадан соң бу әниләргә балалар бакчасының ишек алдында очрашырга туры килә. Ләкин бу очрашу сүз көрәштерү белән генә тәмамланмый, ачуы чыккан хатын администраторга пычак белән ташлана. Нәтиҗәдә, ул дәваханәгә эләгә.
Килеп туган хәл буенча полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18928-vatsaptan-chygargan-chen-ike-ni-sugyshkan.html



Читайте нас: