+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 февраль 2019, 14:11

Бала белән сөйләшегез!

Күп ата-ана бала сөйләмендәге проблемаларны соң күрә: аңа инде 3-4 яшь, ә ул һаман сөйләшми.

Белгечтән белгечкә йөрүләр башлана. Әмма логопедка бару, никтер, гел соңгы планга калдырыла. Бу уңайдан логопед киңәшен тәкъдим итәбез.
* Балагыз белән тыныч, салмак, ашыкмыйча сөйләшегез. Сезнең сөйләм балагызга үрнәк булып тора.
* Бала белән кайда гына булсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, сөйләшегез: киенгәндә-чишенгәндә, ашарга пешергәндә, өй җыештырганда, уйнаганда, урамнан барганда, кибеттә. Мәсәлән, саф һавада йөргәндә чәчәк, агач, кошларны күзәтегез, исемнәрен атагыз, юлда очраган әйберләрнең сыйфатларын бергәләп санагыз.
* Әкият, хикәятләр укыгыз. Бу аларның сүзлек запасын баетыр һәм дөньяны күзаллауларын киңәйтер. Балагызга укылган әкиятнең эчтәлеген курчакка, сеңлесе яисә энесенә сөйләттерергә мөмкин.
* Бала белән бер дәрәҗәдә сөйләшегез. Әгәр теге яки бу сүзне дөрес әйтмәсә, көлмәгез.
* Әйтә алмаган авазын тизрәк әйттерергә ашыкмагыз, вакыты җитү белән ул үзе әйтер.
* Мондыйрак сораулар бирергә мөмкин: “Бу нәрсә?”, “Туп нинди төстә?”, “Малай нишли?” “Әйе, юк” дип кенә җавап биреп булган сораулардан качыгыз.
* Баланы бер генә тапкыр булса да белгечкә күрсәтегез (логопед, отоларинголог), чөнки сез аның сөйләменә ияләшеп, хаталарны сизми башларга мөмкинсез.
* Балагыз белән белгечкә йөрсәгез, аның киңәш-тәкъдимнәрен истә тотыгыз, биремнәрне үтәгез. Боларны эшләмичә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.
Балаларыгызга карата түзем һәм игътибарлы булыгыз!
Чыганак: https://kiziltan.ru/poleznoe/18891-bala-beln-sylshegez.html



Читайте нас: