+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 февраль 2019, 13:20

Карны бик каты көрәгәннәр...

Ике укучының аркасына көч килгән, өчесенә салкын тигән...

Уфаның 69нчы мәктәбендә 9нчы сыйныф укучыларын физкультура дәресендә урамга кар көрәргә чыгарганнар. Ата-аналар һәм укучылар әйтүенчә, укытучы аяк киемен алыштырырга да мөмкинлек бирмәгән, урамга чыгарып җибәргән.
“Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, укучыларны эшкә алып чыгачаклары турында алдан кисәтүче булмаган. Шуңа да алар салкында куллары һәм аяклары өшүгә зарлана. Нәтиҗәдә, ике укучының аркасына көч килгән, өчесенә салкын тигән.
Бу вакытта директор ялда була, физкультура укытучысының ниятен белми кала.
— Гаеплеләр ачыкланды, җәза алды һәм бу инцидентка нокта куелды. Киләчәктә мондый хәл кабатланмас дип ышандырабыз, — ди мәктәп директоры.
Юристлар аңлатуынча, мәктәп укучыларын мондый эшкә җәлеп итәргә ярамый. Моның өчен өмә оештырырга кирәк.
Фото: Myslo.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/obraz/18863-karny-katy-krgnnr.html


Читайте нас: