+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 февраль 2019, 12:14

Күгәрченнәр канаты астында... марихуана

Тынычлык символын җинаять эшендә кулланган ирне төрмәгә озатачаклар.

Уфа янында Самара өлкәсеннән наркотиклар партиясе алып кайтып барган 60 яшьлек ирне тотканнар. Полиция хезмәткәрләре аның машинасында читлеккә ябылган күгәрченнәр һәм ... 2 килограмм марихуана тапкан.
Ир күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнгән. Шулай ук аның наркотикларга бәйлелеге дә ачыкланган. Ул тыелган чараларны ташуын шулай кошлар белән яшермәкче булган.

Күгәрченнәр хуҗасы кулга алынган, җинаять эше ачылган. Ә кошларын аның бер танышына биргәннәр.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/


Читайте нас: