+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 февраль 2019, 12:38

“Игелекле донор” акциясе бара

Башкортстанда кан тапшыру буенча “Игелекле донор” акциясе старт алды.

Тәүгеләрдән булып анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров­ның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова, Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Республика кан тапшыру станциясе баш табибы Рамил Хәмитов сүзләренә караганда, Башкортстанда учреждениенең сигез филиалы эшли. Шуларның җидесе акция кысаларында донорларны кабул итәчәк. Ел саен 80 мең кеше кан һәм аның компонентларын тапшырырга әзер.
– Идеянең авторы — Русия сәясәт мәктәбен тәмамлаган, “Безнең киләчәк” фонды җитәкчесе Гөлнара Хәмиева. Акция бер елга, ягъни 2020 елның 11 февраленә кадәр исәпләнгән. Ул ирекле башлангычларда кешеләр гомерен коткарырга әзер донорлар санын арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм, — диде Рөстәм Әхмәдинуров.
Партиянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, акциядә 18 яше тулган гражданнар катнаша ала. Моның өчен Уфада кан бирү станциясенә яки аның филиалларына килеп, штамп куелган махсус купон алырга һәм конкурсны үткәрү чорында 15 донация җыярга кирәк. Купонны Уфа шәһәре, Батыр урамы, 41/1 адресы буенча тапшырырга яисә аның фотосын [email protected]. адресына җибәрергә кирәк.
Беренче 100 катнашучы гарантияләнгән бүләк — велосипедлар алачак. Суперприз – Сочига юллама.
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/18850-igelekle-donor-akciyase-bara.html


Читайте нас: