Республикада ОРВИ һәм грипп буенча эпидемия чиге 46 процентка узган.
Үткән атнада кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы 33 мең кешегә куелган, шуның 63 проценты – балалар. Грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча оештырылган матбугат конференциясендә бу тема җентекле тикшерелде.
– Һәр атнада “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсенең гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгында грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекцияләре белән авыручылар саны билгеләнә, – дип белдерде учреждение җитәкчесе Евгений Степанов.
“Роспотребнадзор” идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, республикада грипп һәм ОРВИ белән авыруның эпидемик күтәрелеше теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда эпидемия чиге 28 процентка артып, 45,9 процентка җиткән. 3-6 яшьлек балалар арасында бу күрсәткеч – 14,9 процент, мәктәп яшендәгеләр һәм өлкәннәр арасында 32 проценттан артык.
Грипп – өзлегүләр белән куркыныч. Шуларның берсе – пневмония. Аның белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Узган ел республикада 23 меңнән артык кешегә шундый диагноз куелган. Яшь балалар һәм өлкән яшьтәгеләр кешеләр аңа күбрәк дучар була.
ОРВИ һәм грипп һава-тамчы юлы белән йога. Вируслар бераз вакыт әйберләрдә дә сакланырга мөмкин. Шуңа эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне, кулларны, борынны еш юып тору мотлак. Шулай ук өйдә бүлмәләрне даими җилләтергә кирәк. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога. Ә күчеп йөрүче дымлы һавадан курка.
Кеше күп җыелган урыннарга бармаска, битлек кияргә киңәш ителә.
Әлбәттә, дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбир, лимон файдалы.
Вируска каршы, шулай ук иммунитетны күтәрүче препаратлар кабул итү, вакциналану, организмны чыныктыру – нәтиҗәле чаралар. Аларның иң нәтиҗәлесе – вакцина. Ләкин хәзер инде аны ясатырга соң. Көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру ихтималы азрак. Авырган очракта да чир җиңел формада үтә.
Шуны да билгеләргә кирәк: Башкортстанда 1831272 кеше (45 процент) гриппка каршы прививка ясаткан.
Белгечләр авыру билгеләре ачыклангач та, үз белдегең белән дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Чыганак:
https://kiziltan.ru/zdorovie/18854-gripp-m-it.html