+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2019, 12:59

Мәктәпләрне ябалар

Башкортстанда 33 мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Тагын 60 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр алып барылмый. Моңа балаларның грипп һәм кискен респиратор вируслы чирләр белән күпләп авыруы сәбәп булды. Соңгы атнада гына ОРВИ диагнозы 33 мең кешегә куелган.
Шуның 63 проценты – балалар.
Вируслы авырулар киң таралу сәбәпле, Русия буенча 5 мең балалар мәгариф учреждениесе карантинга ябылган.
Фото: Ачык чыганактан.
Читайте нас: