+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2019, 12:28

Этнең гаебе юк

Хатын "элекке" була, ә эт?..

Архангель өлкәсендә яшәүче ирне эт тешләгән.

Коммуналь торакта аның элекке хатыны, баласы һәм эте яшәгән. Ир башка бүлмәдә көн күргән. Бервакыт бала янына керергә теләүче иргә эт ташланган. Моның өчен ир, элекке хатынын судка биреп, 100 мең сум акча таләп иткән.

Суд хатынның гаебен танымаган. "Җәмәгать урыннарындагы кешеләргә генә эт ташланса, хуҗаларына җәза бирелә. Ә сезне бирегә чакыручы булмаган. Сез рөхсәтсез башка кеше территориясенә кергәнсез. Эт бары тик шул территорияне саклаган" дип аңлатканнар аңа...
Читайте нас: