+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2019, 17:03

Ә без ышанган булабыз тагы...

Кайсы гаепледер, билгесез, ләкин “Кем миллионер булырга тели?” тапшыруында акчаны гадел юл белән алмаулары көн кебек ачык.

Эш шунда, әлеге тапшыруның баш мөхәррире Илья Бер “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены магистры Александр Друзьның уен алдыннан аңа 3 миллион сум отарга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итүен хәбәр әйткән.

Ә Друзь сүзләренчә, киресенчә, 3 миллионны соңыннан бүлешү шарты белән Илья Бер аңа сорауларга җавапны әйтәчәген белдерә.

Янәсе, Друзьның моңа исе киткән һәм ул эшнең ни белән бетәсен белер өчен моңа риза булып кыланган.

Соңрак Бер сорауларга җавапны телефон аша әйткән. Ләкин Друзь, соңгы сорауга дөрес җавап бирмичә, Берны фашларга ниятләгән.

Ни генә булмасын, тапшыруның абруе бермәбер кимеде. Дмитрий Дибров бу хәлләр турында берни белмәгән, имеш...

Фото: Газета.ру
Читайте нас: