+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 февраль 2019, 17:14

20 сум өчен... битен тырнаган

Пермьдә 77нче автобус кондукторы пенсионер таныклыгын өйдә онытып калдырган өлкән яшьтәге ханымны кыйнаган.

Конфликт билет өчен 20 сум таләп итүдән башланган.
Автобус туктаган чакта кондуктор акча түләмәгән пенсионерны этеп җибәргән һәм битен тырнаган, дип белдерә шунда булган бер пассажир хатын.
Ләкин автобус водителе һәм кондуктор пенсионерның үзенең беренче “һөҗүм итүен” билгели.
Полиция бу эшне тикшерә башлаган. Кондуктор вакытлыча эштән бушатылган, водитель сөйләшүгә чакырылган.
Бу хәлне видеога төшереп торучылар да табылган.
Мөнәсәбәтләр ачыклауны кем башлагандыр, ләкин пенсионерның бите тырналган, ә кондукторның киемендә аяк белән тибүдән пычрак эз бар...
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18817-20-sum-chen-biten-tyrnagan.html


Читайте нас: