+11 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Общество
12 Февраля 2019, 12:40
Ял итәргә киткән җирдән һәлак булганнар...
Элек-электән сәфәр чыгу хәвефле эш булып саналган. Чит илләргә сәяхәт итүчеләр арасында үлеп калучылар бүген дә җитәрлек.
Таиландтан тагын кайгылы хәбәр килде: анда безнең илдән барган ике турист һәлак булган. Фаҗига 10 февральдә Пхукет утравында булган.
Туристлар мотоциклда җилдергәндә, автобуска бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә ике яшь гомер өзелгән. Русиялеләрнең берсенә - 31, икенчесенә 29 яшь булган.
Әти-әниләренә, туганнарына авыр хәсрәтне күтәрергә Ходай ярдәм бирсен. Чит илдә үлүчеләрнең гәүдәсен алып кайту өчен зур күләмдә акча да кирәк өстәвенә...
Чыганак:
https://kiziltan.ru/obchestvo/18746-yal-itrg-kitkn-irdn-lak-bulgannar.html
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"