+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 февраль 2019, 16:32

Ваня Фокин ничек исән калган?

Февральдә Магнитогорский фаҗигасендә исән калган Ваня Фокинга бер яшь тула.

Ул гомерендәге беренче туган көнен әти-әнисе белән яңа фатирда каршылар, дип көтелә. Ваняның 27 градус салкында 30 сәгать җимерекләр астында ятып исән калуы бер могҗиза булса, туңган аягын саклап калу икенче могҗизага тиң.

Шулкадәр вакыт салкында ятып, ул ничек исән калган, дигән сорауга да җавап бар. Аны коткарганда сабыйның бите төзелеш калдыклары белән капланган була. Мөгаен, аның йоту рефлексы эшләп китеп, ул шушы төзелеш тузанын, известь ашап исән калгандыр, ди белгечләр.

Әлеге фаҗигадә 39 кеше һәлак булды, шуларның алтысы — балалар.
Читайте нас: