+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
12 февраль 2019, 16:52

Пациентларга алай карарга ярамый!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Анда видеоконференция режимында муниципалитетлар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башында социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү төркеме җитәкчесе Елена Прочаковская башлангыч звено табиблары һәм тар белгечләр, дарулар җитмәү турында хатлар күп килүе турында хәбәр итте. Сибайда ике педиатр авырып китү сәбәпле, сабыйлар вакытында табибка күренә алмау очрагы булган.
– Сибайда шундый хәлме? – дип сорады киңәшмәдә катнашучылардан Радий Хәбиров. – Республика Сибайга, кискен хәл килеп туу сәбәпле, иң яхшы белгечләрне юллады. Авырган табибларны ни өчен вакытында алыштырмаганнар? Медицина җитәкчелеге үз эшенә җаваплы карамаган өчен нигә халык интегергә тиеш? Мин эшкә мондый мөнәсәбәт белән канәгать түгел. Пациентларга алай карарга ярамый!
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин ашыгыч ярдәм һәм бердәм диспетчер хезмәте оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу өлкәдә белгечләр дефициты һәм ашыгыч ярдәм машиналарының искергән булуы төп проблема булып тора. 140 машина тулысынча сафтан чыккан. Былтыр республикага 225 яңа автомобиль кайткан. Быел янә 60 машина сорап яздык, диде Максим Забелин.
Ведомство җитәкчесе, шулай ук, республиканың төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш районнарында күрше муниципалитетларның ашыгыч ярдәм хезмәтен үзәкләштерү буенча беренче уңай нәтиҗәләр турында сөйләде.
— Буш торган бригадалар күрше торак пунктларына җибәрелә. Шулай итеп без ашыгыч ярдәмне көтү вакытын киметәбез, — диде Максим Забелин. — Киләчәктә бригадаларны диспетчерлаштыру мобиль җайланмалар аша контрольдә тотылачак.
Радий Хәбиров, ашыгыч ярдәм табиблары һәм фельдшерлары белән очрашу үткәреп, аларны борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә киңәш бирде.
Киңәшмәдә, шулай ук, Республика кардиология үзәгенең әлеге бинасын реконструкцияләү һәм яңа хирургия корпусы төзү мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмә ахырында республиканың медицина оешмаларын ангиографик җайланмалар белән җиһазландыру вакыты ачыкланды. Мартта мондый җиһаз Нефтекама дәваханәсендә урнаштырылачак. Чиратта — башка районнар. График 2024 елга кадәр төзелгән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/zdorovie/18767-pacientlarga-alay-kararga-yaramyy.html



Читайте нас: