+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 февраль 2019, 16:49

Кайсы төбәктә кредитка күбрәк “чумганнар”?

“Ипотека унлыгы”нда Башкортстан да бар.

Былтыр Русиядә торак өчен бирелгән кредитларның 40 проценты 10 төбәккә туры килгән. Бу хакта “Метриум” компаниясе аналитиклары хәбәр итә.

Компания вәкилләре белдерүенчә, “Ипотека унлыгы” башында Мәскәү (88 мең торак кредиты), Мәскәү яны (82 мең кредит) һәм Санкт-Петербург (74 мең кредит) тора. Алардан соң Төмән өлкәсе ( 63 мең), Татарстан һәм Башкортстан (56 һәм 54 мең кредит), Свердловск өлкәсе (51 мең кредит) килә.

Бирелгән ипотека күләме буенча беренче унлыкка, шулай ук, Краснодар крае, Чиләбе һәм Новосибирск өлкәләре дә кергән.

Әле февральдә Русия Банкы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, былтыр илдә 3,012 триллион сумга барлыгы 1,47 миллион ипотека кредитлары бирелгән. Бу тарихта рекордлы сан булып билгеләнә.

Фото: Социаль челтәрләрдән.


Читайте нас: