+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
12 февраль 2019, 16:57

Халыкны нәрсә борчый?

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев узган елда республика парламентына килгән гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре статистикасы турында сөйләде.

Республика парламенты спикеры сүзләренә караганда, Уфа шәһәре, Уфа һәм Туймазы районнарында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән – алардан сайлаучылар депутатларга ешрак мөрәҗәгать иткән.
– Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак, коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре белән бәйле. Алар гомум санның төгәл өчтән берен тәшкил итә, – диде Константин Толкачев. – Шулай ук, хезмәтне саклау, эш хакы түләү, экология, транспорт, сәнәгать һәм аграр предприятиеләр эше, җәмәгать тәртибе һәм хокук саклау органнары эше белән бәйле мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгатьләр шактый күп булды.
Константин Толкачев белдерүенчә, Дәүләт җыелышы-Корылтайда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турындагы хисап документы ел саен әзерләнә.
— Сайлаучылардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эш — төп юнәлешләрнең берсе, — диде Константин Толкачев. — Язма мөрәҗәгатьләрне анализлау, аларга җавап бирү — бу зур эшнең бер өлеше генә. Депутатлар даими рәвештә гражданнарны кабул итә, халык, предприятие һәм оешма­ларның хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрә. Депутатларга барлык каналлар буенча җибәрелгән һәм алар тарафыннан тикшерелгән мөрәҗәгатьләрнең гамәлдәге саны ун меңгә җитә. Әлеге эшнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлап, без узган елның октябрендә Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында законнар үтәлешен мониторинг­лау буенча эшче төркем булдырдык. Мөрәҗәгать­ләрнең күбесе электрон төрдә килә: узган ел нәтиҗәләре буенча гомум санның 40 проценттан артыгы. Сайлаучыларның депутатлар белән үзара бәйләнеше уңайлылыгы, гражданнарны закон чыгару процессына җәлеп итү өчен Дәү­ләт җыелышы-Корылтай сайтында “Закон чыгаруда катнаш” сервисы, гыйнварда парламент сайтында электрон кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Без арытаба да гражданнар уңайлылыгы өчен электрон төрдәге коммуникацияләрне үстерергә ниятлибез.

Читайте нас: