+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
11 февраль 2019, 13:38

Сак булыгыз, караклар бандасы эшли

Башкортстанда караклыкның яңа төре барлыкка килгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, бер банда катнашлыгында Бөре, Дәүләкән, Чишмә, Уфа һәм Иглин районнарында яшәүчеләрне алдау буенча алты эпизод теркәлгән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Интернет аша күчемсез милек сатучы яки нинди дә булса хезмәт тәкъдим итүче кешеләр җинаятьчеләр корбаны булган.
Иглин районыннан бер гаилә күптән түгел интернет челтәрендә йорт сату турында игълан урнаштырган. Йортны карарга теләк белдергән ир алар белән элемтәгә чыккан. Шалтыраткан ир шул ук көнне үзен "Светлана" дип таныштырган хатын-кыз белән йортны карарга килгән.
Исемен "Александр" дип атаган ир, йортның аларга ошаганнын әйткән һәм торакны сатып алырга ризалык белдергән. Моның өчен аларга акча артыннан башка шәһәргә барып кайтырга кирәк булган, имеш.
Шул вакытта "Александр"ның телефонына ниндидер "Вадим"нан шалтырату килгән, ул тиздән мөһим эш буенча сөйләшергә киләчәкмен, дип белдергән.
Берничә минуттан алдан уйланылган сценарийга өченче кеше кушылган. "Вадим" һәм "Александр" йорт хуҗалары алдында подшипник сатып алу турында фикер алыша башлаган. Кыска сөйләшүдән соң партнер китеп барган.
"Александр" белән "Светлана" да иртәгә кичкә йорт сатып алу өчен акча алып киләчәкбез, дип, аның артыннан кузгалган.
Берничә сәгатьтән бизнес-партнер "Вадим" йорт хуҗаларына яңадан килгән. Ул иптәшләре белән элемтәгә чыга алмавын әйткән. Өй хуҗалары "Александр"га үзләре шалтыраткан. Сөйләшү барышында ул, 20 мең сум акча биреп, подшипниклар тартмасын алып калуны сораган, иртәгә исә шул акчаны да, йорт акчасын да алып килергә вәгъдә иткән. Йорт хуҗалары килешкән һәм шул рәвешле аферистлар корбаны булган.
Әгәр дә сез шушы хакта нинди дә булса мәгълүмат белсәгез икән, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8 (347) 279-35-82, 279-47-91, 8-927-357-17-00.

Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгынан.
Читайте нас: