+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2019, 17:49

Шөкер, савыкты бала!

Магнитогорскида шартлаган йорт җимерекләре астында 30 сәгатьтән артык ятып исән калган 10 айлык Ваня Фокинны хәтерлисезме?

Баш мие имгәнеп, сөякләре сынган сабыйны Мәскәү дәваханәсенә китергәннәр иде.

Илнең танылган табиблары аны сихәтләүгә бөтен көчен салды. Бәхеткә, аның нык өшегән аягын да саклап калырга мөмкин булды.

Менә тагын бер яңалык: киләсе атнага Ваняны дәваханәдән чыгарырга тиешләр. Бу хакта аның әтисе хәбәр иткән.

Фото: обзор74.ру


Читайте нас: