+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2019, 17:18

Сәгыйров Камил Кәрим улы

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, картәтиебез

Сәгыйров Камил Кәрим улын 80 яшьлек юбилее, әниебез, нәнәебез Клара Исмәгыйль кызы белән бергә гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кадерлеләребезгә пар канатлы, җитеш тормышта, кайгы-хәсрәт күрми, безнең хәстәрлекне тоеп яшәүләрен телибез. Туган йортыбызның сез кабызган җылы учагы тагы бик озак еллар безне үзенә тартып торсын. Анда һәрчак шат йөзле әти-әни каршы алсын, дип телибез. Сезнең изгелекле йөрәгегезгә, без дип көн-төн янып яшәвегезгә рәхмәтләребез чиксез. Чәчләрегез ак булса да, йөзегез якты. Матур яшисез сез бүген дә. Сездән күчкән тәвәккәллек яшәргә көч бирә безгә. Безне шулай өйрәткәнгә бар йөрәктән рәхмәт сезгә. Әтиле йорт— иң бәхетле нигез, бәхет әти-әни булса тигез. Безнең өчен терәк, кирәк булып, яшәгезче анда бергә, дибез.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
***
Кадерле абыебыз Сәгыйров Камил Кәрим улын 80 яшьлек юбилее, җиңгәбез Клара Исмәгыйль кызы белән бергә гомер итүләренә 60 ел тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Олы йөрәкле, туган җанлы кадерлеләребезгә чын күңелдән корычтай сәламәтлек, бәхетләрнең мөлдерәмә тулысын, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын, изгелеген тоеп, кадер-хөрмәттә, гаилә учагын сүндермичә, мул тормышта, кайгы-хәсрәтсез, бергә-бергә озак яшәвегезне телибез. Матур теләкләрне без юллыйбыз, сәламәтлек булсын юлдашыгыз. Яныгызда гел булсын якыннарыгыз, өзелеп торган парыгыз.
Иң изге теләкләр белән, Самара шәһәреннән Низамовлар гаиләсе.
Читайте нас: