-25 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2019, 17:33

Пенсия: күпме җыясыз, шулкадәр аласыз!

Ике елдан илдә пенсиянең яңа төре кертеләчәк.

Шәхси пенсия капиталы (ШПК) системасына киләчәк пенсия өчен взнослар кертергә мөмкин булачак.

Югары хезмәт хакы алучылар ШПКга автоматик рәвештә кушылачак. Ә менә керем дәрәҗәсе түбән булучыларны бу системага мәҗбүри түләүләрдән азат итәчәкләр. Әйткәндәй, югары хезмәт хакы аена 85 мең сумнан башлана икән. Күчергән акча күләме хезмәт хакының 6 процентына кадәр җитәчәк.

Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, киләчәктә дәүләт пенсионерга социаль пенсия генә түләргә җыена. Ул бүгенге биш мең сумга тиң. Калганы — үзең күпме туплагансың. Шул ук вакытта, дәүләт гражданнар акчаны теләсә ничек түгел, ә “дөрес итеп” ШПК системасы кысаларында туплавын контрольдә тотачак.
Читайте нас в