+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2019, 17:04

Мостай Кәримгә багышланды

Шушы көннәрдә Каран уртамәктәбенең 6 класс укучылары үзләренең җитәкчеләре Ләйсән Хөсәенова,

Уран Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Шәрипова, Иске Актау Мәдәният йорты хезмәткәре Сәлия Смакова ярдәмендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган «Бөек шәхес безнең күңелдә» дигән әдәби кичә үткәрделәр.
Укучылар халкыбызның горурлыгы булган әдипнең биографиясе, аның иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мостай Кәрим сүзләренә язылган «Өченче көн тоташ кар ява» җырының тарихын тыңладылар. Бу чарада укучылар Илшат Сәитов, Ильвир Фазуллин, Камилла Гыймалова, Диана Шәйхлисламова, Рита Рамазанова аеруча актив катнаштылар. Әдәби кичә барышында балалар Мостай Кәрим иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Күңелле ял минутлары белән аралашып барган чара азагында балалар татлы күчтәнәчләр алып сөенделәр.
Читайте нас: