Кайгысы юк гаиләсендә, баласында,
Хәмер җиккән аны арбасына.
«Минем белән күңелең булыр,
Басмас дөнья мәшәкате.
Кил тизрәк яннарыма,
Бетмәс элек эш сәгате».
Шулай чакыра хәмер үзенә,
Йомшак, көчсез бәндәләрен.
Андыйларга кирәк түгел тормыш көтү,
Кызганмыйлар хәтта сабый-бәбкәләрен.
Мондый кеше—хәмер колы,
Дөньясыннан ваз кичкән.
Бар шатлыгын яшәүнең
Хәмергә кушып эчкән.
Ашларыңның тәме юк,
Тормышыңның яме юк,
Хәмергә табынган кол син,
Кешеләрдә гамең юк.
Белмисең яшәү кадерен,
Күрмисең табигать матурлыгын.
Ямьле язлар килгәч хәтта
Кошларның да үзара татулыгын.
Күрмисең-ишетмисең син
Кычкырган кәккүкне, тулган айны.
Моны күрү өчен кеше булу кирәк,
Моның өчен син башта айны!