+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
8 февраль 2019, 17:22

Бу ялларда помидор, борыч утырта башлыйбыз

Иртә утыртканны — иртәрәк ашарсың.

Тышта февраль бураннары, ә бакчачылар күңеленә яз сулышы керә башлады.


Яшелчәләр җәй башында ук өлгерә башласын, дисәгез, бу ялларда җиң сызганып эшкә тотынсагыз да була. Үсеп килүче Ай бу ике көндә Кучкар йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен уңайлы көннәр санала. Иртә яздан теплицага чыгару өчен бакчачылар помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта.
Әлбәттә, сәламәт, ныклы үсентеләр үстерү өчен иң элек уңдырышлы туфрак кирәк. Аны көздән әзерләп куйган бакчачыларга, салкыннан җылы урынга кертеп, эретәсе генә кала. Бигрәк тә кычыткан, фасоль, борчак үскән түтәлләрдән алган туфрак бик тә уңдырышлы була.
Җылы туфракка аз гына көл, черемә, вак ком кушып, яхшылап бутарга һәм, савытларга салып, сыек төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк.
Орлыкларны да чәчәр алдыннан 15-20 минут марганцовкалы суда тотып, чиста суда чайкатып алыгыз. Шулай эшләгәндә, алар төрле чирләргә бирешмәс. Орлыкларны җиңел туфрак белән күмдереп, өй температурасындагы суны сибегез. Савытның өстенә пленка каплап, җылы батарея янына куегыз.
Берничә көннән, беренче шытымнар күренү белән, савытларны көньякка караган тәрәзә төбенә урнаштырыгыз.
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/poleznoe/18700-bu-yallarda-pomidor-borych-utyrta-bashlyybyz.html


Читайте нас: