+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2019, 13:22

Радий Хәбировның абруе арта

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров агымдагы елның гыйнварында Русия субъектлары башлыклары тәэсире рейтингында күтәрелгән.

“Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы” белгечләре тикшеренүләренә ярашлы, республика лидеры соңгы айда рейтингта 16нчы урынны (узган елның декабрендә – 21нче урын) били. Әлеге вакытта Радий Хәбиров “бик көчле тәэсирле” губернаторлар зонасына карый.
Агентлык экспертлары белдерүенчә, Радий Хәбировның позициясе агымдагы елда республикага “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан 4,9 миллиард сум акча бүленәчәге билгеле булгач күтәрелгән. Моннан тыш, Радий Хәбировның республика Башлыгы вазыйфасына сайлауларга “Бердәм Русия” партиясеннән барырга ниятләве аның төбәктәге позицияләренең тотрыклылыгына ышану күрсәткече булып кабул ителә ала.
Рейтингта беренче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә – Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторы вазыйфасын башкаручы Александр Бегловны узып, өченче урынга күтәрелгән.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18624-radiy-hbirovny-abrue-arta.html


Читайте нас: