+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2019, 14:52

Һәлак булган сөйгәне артыннан үлгән...

Кичә, 6 февральдә, Уфа янында, Жилино һәм Зинино бистәләренә илтә торган юл читендә 29 яшьлек Уфа кызының үле гәүдәсе табылган.

"Ул үз-үзенә кул салганга охшаган", - дигән беренчел нәтиҗә ясалган.

Кыз тиешле вакытта өйгә кайтмагач, әти-әнисе чаң суккан, аны эзли башлаганнар. Кызның машинасы юл читендә торган, ә үзен кар өстендә яткан хәлдә тапканнар. Ул бу вакытта инде үлгән булган.

Моннан бер ел элек әлеге урында кызның сөйгән егете юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган. Кызның якты дөньядан үз теләге белән китүенең сәбәбе сөйгәнен югалтудан соң озайлы депрессиядән чыга алмау булуы мөмкин.

Фото: culture.ru сайтыннан.


Читайте нас: