+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2019, 13:43

Ә элек нәрсә комачаулаган?

Республика җитәкчесенең таләпчәнлеге нәтиҗәсендә пассажирлар транспорты һәм Күпфункцияле үзәкләр эшен көйләүдә зур уңышларга ирешелде.

Былтыр ноябрьдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров законсыз автобус йөртүчеләргә каршы көрәш игълан иткән иде. Дүшәмбе көнне үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә аның тәүге нәтиҗәләре билгеле булды.
Аерым алганда, Уфада бу кө­рәштә җиңүгә ирешергә мөмкин бул­ган. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде, аның сүзләрен башкала мэры Өлфәт Мостафин куәтләде. Элек мондый автобусларның саны 1400гә җитә иде. Аларның яртысы бүген рәсми маршрутлар буенча йөри, калганнары, нигездә, иске автобуслар, рейска чыкмаячак. Республикада автобусларның начар техник торышы буенча алты меңгә якын протокол төзелгән, 80 автобуска арест салынган.
Маршрутларда эшләргә хокукы булмаган барлык автобус води­тельләрен базардан кысрыклап чыгардылар. Табигый ки, мондый чаралар урамнарда проблемалар тудырды — транспорт җитешми башлады. Мәсьәләне хәл итү өчен җитәкчелек “Башавтотранс”ның өстәмә автобусларын җәлеп итә башлады. Тик алар да аз булып чыкты. Шул рәвешле, дәүләт автобуслар паркы өчен әлегә 100 зур автобус сатып алырга карар ителде. Алар 9 апрельдә республика урамнарында пәйда булачак. Киләсе ел ахырына янә 250 автобус сатып алыначак. Алар бер стильдә бизәләчәк. Анда йөргән өчен бердәм транспорт картасы белән исәп­ләшергә мөмкин булачак.
Уфада автобуслар өере белән йөри торган урыннар күп иде. Шунлыктан, 18 маршрут кыскартылган һәм алар 96га калган.
Киңәшмәдә, шулай ук, Күпфунк­цияле үзәкләр эшчәнлеге нәти­җәләре дә каралды. Исегездә булса, былтыр ноябрьдә Ишембай халкы хезмәтләндерүне уртача 91 минут көтә иде. Бүген республика буенча көтү вакыты, күп дигәндә, 15 минут тәшкил итә, ә башкалада җиде минутка кадәр кыскарган. Бу хакта “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп­функцияле үзәк” дәүләт учреждениесе директоры вазыйфасын башкаручы Гөлшат Арсланова белдерде.
— Ә элек моны эшләргә нәрсә комачаулый иде соң? — дигән сорау куйды аңа республика җитәкчесе. — Кешеләрегез шул ук, штатыгыз аз гына зурайтылды. Аннары, миннән, ни өчен кул астындагылар белән бу кадәр катгый эш итәсез, дип сорыйлар. Кызганычка каршы, бездә башкача мөмкин түгел...
Республика Башлыгы күрсәтмәсе белән кыска гына вакыт эчендә кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән: яңа хезмәткәрләр укытылган. Аларны, нигездә, хезмәт хакын арттыру нәтиҗәсендә җәлеп итәргә мөмкин булган.
Уфаның “Инорс” бистәсендә “олы абзый” системасы куелачак. Бу рай­онда урам җинаятьләре дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән про­ект гамәлгә ашырылачак. Тәҗрибә яхшы үтсә, ул республиканың башка районнарына да таратылачак. Оператив киңәшмәдә бу хакта республиканың Иминлек советы секретаре Алексей Касьянов бәян итте. Ул белде­рүенчә, былтыр Башкортстанда барлыгы 57428 җинаять теркәлгән. Җинаятьләр саны кимүгә таба бара. Атап әйткәндә, үтерүләр — 20, талаулар 18 процентка кимегән.
Җинаятьләр дәрәҗәсе кимүгә карамастан, бу сан, 10 мең кешегә исәпләгәндә, Идел буе федераль округындагы белән чагыштырганда, югары булып кала. Башкортстанда ул — 141, округта 128 җинаять тәшкил итә.
Инорс бистәсендә исә, былтыргы белән чагыштырганда, җинаятьләр саны — 6, авыр җинаятьләр саны — 19 процентка, урлашу һәм үтерү очраклары 2 тапкыр арткан.
— Без Инорсның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча проект әзерләдек. Аның максатлары: җинаятьчелекне кисәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, наркотиклар куллануга киртә кую, яшьләрне хезмәткә һәм спортка җәлеп итү. Шушы максатларда бассейн, физкультура, сәүдә-күңел ачу үзәкләре төзелә, — диде Алексей Касьянов.
Хәвефсезлекне тәэмин итү өчен урамнарга 500 яктырткыч, видеокамералар куелачак. Шулай ук, полициянең участок пунктлары урнаштырылырга тиеш.
— Инорста хәлләр, чыннан да, катлаулана башлады. Җәмәгать урыннарында теркәлгән җинаятьләр, каралмаган, яктыртылмаган урамнар саны арта. Без сынау өчен шушы бистәне сайладык. Анда начар яшиләр, димибез, проблемалары күп, шул гына. Бу проект барып чыкса, аны арытаба да гамәлгә ашырачакбыз. Нәтиҗәне сентябрь күрсәтер, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/18626--elek-nrs-komachaulagan.html




Читайте нас: