+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2019, 13:46

“Чүп реформасы” ничек үтәлә?

Хөкүмәттә “Каты көнкүреш калдыклары әйләнешенең яңа системасына күчү” темасына киңәшмә үтте.

Анда табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин, Русия Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев, профильле министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча иҗтимагый оешмалар һәм төбәк операторлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан көченә кергән “чүп-чар реформасы” төбәк һәм муниципаль властьлар өчен җитди сынауга әверелде.
– Әлеге хәлгә объектив күзлектән караганда, ул хаосны хәтерләтә. Без Иҗтимагый палатада аңа ачыклык кертергә һәм тәртип урнаштырырга тырышабыз, – диде Валерий Фадеев. – Халыктан чүп кубометрда җыела, ә полигоннарга тонналап китерелә. Мәсәлән, Томск һәм Красноярскида чүп-чар күплеге аермасы 6 тапкыр. Әлбәттә, моның артында төрле манипуляцияләр булуы да мөмкин. Сезнең республикада, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хәл аңлаешлырак. Каты көнкүреш калдыклары күләме буенча нормативлар тотрыклы. Республикада халык мәнфәгатьләрен исәпкә алган тарифлар да тотрыклы, ә бу бик мөһим, дип уйлыйм.
“Түгәрәк өстәл”дә Октябрьский шәһәренең тәҗрибәсе тикшерелде. 114 мең кеше яшәүче шәһәрдә чүп-чар җыю механизмы көйләнгән. Ел саен анда 50 мең тонна калдык җыела. Шәһәрдә чүпне сортларга аеру комплексы эшли. Киңәшмәдә катнашучылар мондый практиканы югары бәяләде һәм эшне тагын да яхшырту өчен башка төбәкләр тәҗрибәсен дә өйрәнергә тәкъдим итте.
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/18620-chp-reformasy-nichek-tl.html


Читайте нас: