+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2019, 15:01

Башметның кызы... сигез кеше үлеменә гаепле?

Атаклы музыкант, дирижер, СССРның халык артисты Юрий Башметның кызы Ксения 4 февральдә Мәскәү үзәгендәге йортта чыккан янгынга сәбәпче булуы мөмкин.

Янгында сигез кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган.
Фаҗига алдыннан Ксения, фатирына дусларын җыеп, кәеф-сафа корган. Мәҗлес кызганда гына нидер яна башлый. Хуҗабикә кунаклары белән тиз генә чыгып шыла, ә менә күршеләрен кисәтүне кирәк тапмый. Ут агач түшәмәләр буенча югарыга үрмәли һәм өстәге фатирда яшәүчеләр утка мәтәлеп кенә төшә...
Соңынан янгынның нәкъ шушы фатирда чыгуы билгеле булган.
Бу хәлне 66 яшьлек музыкант бик авыр кичерә. Ул ТАССка матбугат конференциясенә дә килә алмаган, авырлык белән сөйләшә, ди.
Әлеге вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган.
Фото: worldclips.ru.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18632-bashmetny-kyzy-sigez-keshe-lemen-gaeple.html


Читайте нас: