+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
7 февраль 2019, 14:57

"Ашкына гомер"

Гомеренең соңгы елында Әхәт Мортазинның телефонында шушы җыр уйнаган.

Кемдер шалтыраткан саен, ул аңа гомернең үтә җитез чаптарларда җилдерүен хәбәр итеп торган. Бүген ул үзе дә җиде кат күкләрдән безне шул хакта искәртә. Башкаланың Дәүләт концерт залында аның 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чара да шулай аталды.
Гаҗәп бер чара булды ул. Анда килүчеләрнең күбесе бер тойгы кичерде - әйтерсең Әхәт Мотаһар улы безнең белән бик якында, кул сузымы арада гына. Шундый акыллы режиссура булдымы, сценарий йөрәк белән язылдымы, әллә чыннан да бездән мәңгелеккә дип киткәннәр кайчак кайтып та киткәлиме...
"Үзе белән аралашканнан соң күңелдә яктылык кала иде, концерттан соң да шулай булды", - диде күпләр. Аерылып китәсе килмәде аннан. Кием алганда халыкның йөзенә карасаң, барысы да гипноздагы кебек "сәер" генә елмая иде кебек. Гаҗәп кич булды ул...
Дүрт дистә елга якын радио-телевидение дикторы булып эшләгән, республикада иң мәртәбәле мәдәни чараларны алып барган, Башкорстанның халык артисты, республиканың "алтын тавыш"ы, үзебезнең Левитан, гамәлдә үтә гади, тыйнак, башын күтәрми эшли торган, исемнәр даулап йөрми, ялларын туган авылында, печән чабып үткәргән җир улы булуы турында кичәдә аның якыннары сөйләде.
Биредә үтә җылы мохит барлыкка килде. Әхәт Мотаһар улын мәңгелеккә югалту хәсрәтен аның сәхнәдән яңгырап торган бәрхет тавышы, күзләрендә наян очкыннар саклаган фотосурәтләре, яраткан оныгы Камилланың дәү әтисенә багышлап сөйләгән шигыре, күренекле сәнгать осталары һәм, әлбәттә, аның яшь һәм өлкән чорындагы образын гәүдәләндергән актерлар чыгышы искиткеч бер җылы нур белән каплап китте кебек.
Бирегә килүчеләр Әхәт Мортазин исемендәге дикторлар мәктәбе булдыру, аның исемен туган ягы Учалыда мәңгеләштерү, Уфа урамнарының берсенә бирү мәсьәләсен күтәрде.
Фото: vk.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.ru/shehes/18640-ashkyna-gomer.html



Читайте нас: