+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
5 февраль 2019, 13:09

Туган җиренең игелекле улы

Озакламый гүзәл Башкортстаныбыз үзенең 100 еллык юбилеен билгеләячәк.

Рәсәйдә автономия статусын беренчеләрдән булып алган Башкортстаныбыз үссен, чәчкә атсын һәм бүгенге дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен, бик күп күренекле шәхесләр, гади эшчән халык көчен дә, белемен дә, сәламәтлеген дә биреп, фидакарь хезмәт иткән. Мин районыбыз халкын шундый гади хезмәткәр, булдыклы, алыштыргысыз бригадир булган Әсгать Миһмангир улы Сыртланов белән таныштырырга, аны искә төшерергә телим.
Әсгать 1927 елда Башкорт АССРы Бүздәк районы Шланлыкул авылында күренекле түрә Сыртлановлар нәселеннән булган Миһмангир белән Минигаян гаиләсендә өч улларының уртанчысы булып дөньяга килә. Күп кенә кешеләр, анда тормыш матур, яшәү җиңел, дип, Үзбәкстанга киткәндә Әсгатьнең әтисе дә иптәш егете белән шул якка юл ала һәм Наманган шәһәренә барып урнаша. Ике ел төрле тармакта эшли. Бераз акча юнәлткәч, гаиләсен кайтып алырга ниятли. Ләкин аның уй-нияте тормышка ашмый—сугыш башлана. Миһмангир Сыртлановны сугышның тәүге айларында ук фронтка алалар. Ул анда хәбәрсез югала.
Сугыш башланган елда Әсгать туган авылы мәктәбендә 5 классны тәмамлаган була. Әтисе турында «кара кәгазь» алгач, хыяллары җимерелә. Күз яшьләрен йота-йота, көче җитәр-җитмәстән колхоз эшенә җигелә. Ул чордагы үсмерләр нинди эшләр башкарса—маллар көтү, урман кисү, кырга су ташу, сабанчы һәм башка бихисап эшләрне ул да үти. 1944-1946 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә. Аларның часте сугышка керми, шунлыктан Әсгать Сыртланов «сугыш ветераны» исемлегенә кертелми. Хезмәттән кайткач та, сугыш вакытында көрчеккә терәлгән авылның хәлен җиңеләйтү теләге белән эшкә тотына. 1949 елда ул Кәпәй-Кыбау авылының эшкә уңган, чибәр, моңлы җырчы кызы Хәернисага өйләнә. Колхоз атларын караган әтисе Садырлыбарага да сугышка китәр вакыт җитә. Киткәндә хатынына: «Атларны малайлар кулына бирмә, үзең кара, алар авылда төп көч»—дип кисәтә. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми, каты авырып китә. Бүздәктә 8 класста укып йөргән Хәернисаны чакырып кайтаралар.
—Әтиең янында атларны бик яратып тәрбияли идең, сиңа, кызым, әниеңне алыштырырга туры килә,—диләр аңа идарәдә. Чая кыз бер эштән дә курыкмый. Шланлыкулга килен булып төшкән көннән колхоз тормышында кайнап, иренә таяныч булып яши.
Заманында Шланлыкул бик зур авыл булып, анда 4 колхоз төзелә, соңрак ике колхоз—«Ленин» һәм «Нур» колхозлары итеп үзгәртелә. 1950-1951 елларда колхозларны кабат эреләтү башлана. Күрше Иштирәк авылы да кереп, «Ленин» белән «Нур» берләштерелеп, Ленин исемендәге колхоз булып кала. Иштирәк белән авылның югары очы—беренче, түбән очы икенче бригада була. Беренчесенә бригадир итеп Әсгать Сыртлановны сайлыйлар. Ул бу эшкә зур җаваплылык белән керешә. Һәр иртә таңда өйдән-өйгә кереп, кемгә кая эшкә барырга наряд биреп чыккач, Иштирәк халкына да эшкә әйтеп чыга торган була. Аның эшкә бар күңелен, сәләтен бирүен күргән җитәкчеләр Сыртлановны председатель урынбасары итеп үрләтәләр. Бу вазифада ул 1956-1958 елларда хезмәт сала. 1957 елда коммунистлар партиясе сафына кабул ителә. 1959 елдан кабат бригадир эшенә керешә.
1960 елларда район авылларын электрлаштыру планы төзелә. Электр баганалары өчен Олы-Теләк, Караидел урманнарына барып, бүрәнә кисәргә кирәк була. Әсгать Сыртланов бу эшкә дә бик җаваплы карый. Авылдашлары Ильяс Гәрәев, Хөснулла Игъдиев, Бәдгетдин Латыйпов, Фатыйх Йөзлекәев, Әхмәт Бадамшин, Мәкәрим Сакаев составында бригада төзеп, ашнакчы итеп Факиһа Габдрәфыйк кызын алып, ерак юлга кузгалалар. Буйга таза, көчле Әсгать алдан билгеләнгән иң төз агачларны ал-ял белми «Дружба» пычкысы белән кисеп аудара, башкалар ботаклардан тазартып, читкә чыгарып тора. Урман куе, кар калын, эш каты булса да, һәркем тырыша. Ни аяныч, кайтарган беренче партия бүрәнәләр баганага яраксыз булып чыга. Ничек кенә авыр булмасын, эшне яңадан башларга туры килә. Өч чакрымга сузылган авыл урамына җитәрлек баганалар кайтарыла. Үзләре сайлап куйган, тырыш, оста оештыручы бригадирның һәр сүзен тыңлап, тырышып эшлиләр. Баганалар утыртыла, чымнар сузыла һәм 1963 ел башында Шланлыкул өйләрендә Ильич лампалары кабына. Халыкның куанычы эченә сыймый, хыяллар тормышка аша, матур үзгәрешләргә юл ачыла. Эшне җиренә җиткергән ир-егетләргә авылдашлар рәхмәте, хөрмәте зур була. Йортларда суыткычлар, телевизорлар, кер юу машиналары урын ала.
Илдә кабаттан (инде ничәнче тапкыр!) колхозларны эреләтү башлана. 1963 елда «Спутник» (Арслан), «Кызыл Байрак» (Богады) колхозларын Ленин исемендәге колхозга кушалар. Заманында миллионер булган «Ленин» колхозы исемен саклап калалар. Яңа оешкан колхоз председателе итеп Арсланнан Садыйков сайлана. Район вәкилләре катнашлыгында идарә утырышы үткәрелә. Әсгать Сыртлановка:
—Җитәкчелек эшендә зур гына тәҗрибәгез бар, хәзер бригадалар комплекслы булачак, шуңа күрә Шланлыкулда комплекслы бригадага җитәкчелек итү өчен яхшы оештыручы кирәк. Партия оешмасы һәм идарә әгъзалары бу җаваплы эшне сезгә йөкләтергә уйлыйлар,—дигәннәр утырышта. Үз көченә ышанган һәм һәр эшне җиренә җиткерергә өйрәнгән Сыртланов бу вазифага да кыю керешә
Гомеренең соңгы көненә кадәр үзенә йөкләтелгән шушы эшне намус кушуы буенча башкара ул. Авылдашларының тормыш –көнкүрешен яхшы якка үзгәртү өчен бар көчен, сәләтен кызганмый. Ул чорда бригадада сыер, ат, сарык, дуңгыз, тавык фермалары гөрләп эшли. Пилорамада, тегермән, иген келәтләре, ындыр табагында эш тынмый.
1965 елда урамга су кертергә карар ителә. Әсгать Сыртлановка су торбаларын табу, кайтарту өчен күп оешмаларның тупсасын таптарга туры килә. Шулай да ул эшен ахырына җиткерә, урамга су торбалары салына. «Салына» дип әйтү генә җиңел, ә өч чакрымга сузылган тирән канаулар казу күпме көч, вакыт таләп иткәнен эшләгән кеше генә белә. Колонкалар куела, халык сөенә, ләкин читтән килгән су эчәргә яраксыз булып чыга. Суны авылның уртасында, яр астыннан чыккан тәмле сулы «Черный» чишмәсенә тоташтыралар. Күпләр суны өйләренә кертү бәхетенә ирешә. 50 елдан артык инде рәхәтләнеп саф, тәмле чишмә суыннан файдаланалар.
Ул елларда илдә ит-сөт җитештерү, азык базасын ныгыту буенча күп эшләр башкарыла. Шланлыкулдан савым сыерларны алып, күп санда башмаклар кайтаралар. Башмакларны Архангель, Белорет якларына җибәрергә килешү төзелә. Бу эшне дә үз бригадасында уңышлы оештыра Сыртланов. Тәүге чорда малларны йөк машиналары белән илтәләр, бик авыр була. Чишмә-Белорет тимер юлы төзелгәч, вагоннарга төяп илтәләр. 20 елга якын авылның 20ләп ир-аты чиратлап, гаиләләреннән аерылып, иртә яздан кара көзгә кадәр Архангель, Белорет урман-яланнарында башмакларны көтүдә йөртәләр. Шул аркада ит заданиесе һәрчак уңышлы үтәлә. Анда йөргәннәрдән хәзер дүртәү—Венер Байков, Фәнүр Җиһангиров, Фаил Дашкин, Фәнүр Нуркаевлар гына исән-саулар. Күпләре инде олыгаеп, бакыйлыкка күчеп бетте.
Игенчелектә дә бик зур үзгәрешләр күзәтелә, мул уңыш үстерелә. Йөкләмәләрне үтәү өчен дә Әсгать Миһмангир улы бригадада эшне яхшы оештыра. Иген тапшыру планы 1,5 тапкырга үтәлә. Җитәкчеләр аны башкаларга үрнәк итеп куялар, кушылган эшнең Сыртланов тарафыннан үтәлми калган бер генә очрак та юк, диләр. Планнарны һәрчак арттырып үтәп, югары уңышларга ирешкәнгә, 1960 елда Сыртланов Уфада үткәрелгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. 1959 елгы уңышлары өчен «Күргәзмә таныклыгы» белән бүләкләнә. Ленин исемендәге колхоз уңганнары, район вәкилләре белән ике тапкыр Мәскәүдә ВДНХда булу бәхетенә ирешә. Бригадир үз белеме дәрәҗәсен даими күтәрергә омтыла. Кышкы чорда атна саен мәктәп директоры Н.Б.Дулатов, бригада парторгы Э.А.Дашкина үткәргән политик укуларга йөри. 1969 елда авыл хуҗалыгы кадрларының белемен күтәрү курсларында укый. Ә 1974 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган 2 айлык курсларда белемен күтәрә.
Әсгать Сыртланов барлык участокларда да үзен сәләтле оештыручы итеп таныта. Кешеләргә карата игътибарлы һәм сизгер мөнәсәбәттә булуы белән аерылып тора. Авыл хуҗалыгын үстерүгә көченнән килгәнчә өлеш кертә. Төп эшеннән тыш ул җәмәгать тормышында актив катнаша, партком, колхоз идарәсе әгъзасы, авыл Советы депутаты, авыл Советы буенча дружинник, милли көрәш буенча судья, миллициянең штаттан тыш хезмәткәре дә була. Авыл клубында үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашырга да вакыт таба. Ватан алдындагы хезмәтләре өчен Әсгать Миһмангир улы Сыртланов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен», «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «Намуслы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә. Болар өстенә бирелгән дистәләгән Мактау грамоталары да—аның тырыш хезмәтенә тиешле бәһа. Шундый уңышларга ирешеп тә, көнне-төнгә ялгап эшләсә дә, Әсгать хатыны Хәерниса, әнисе Минигаян белән әтисеннән калган кечкенә иске йортта яши.
—Нәрсә эшләп һаман шул иске йортта яшисең, күптән яңа, зур йорт тергезергә вакыт,—диләр хезмәттәшләре.
—Балалар булмады, хатын белән миңа шушы йорт та җитә,—ди ул.
Тамчы тама-тама таш тишә, дигәндәй, күршеләренең, хезмәттәшләренең бу турыда искә төшереп торуыннан Әсгать, чынлап та шулай кирәктер ул, дигән уйга килә. Хезмәттәшләре, дуслар-күршеләр ярдәме белән зур, күркәм, авылча йорт төзелә. Ләкин яңа йортта озак гомер итү насыйп булмый аңа. Яхшы кеше, гадел коммунист, алыштыргысыз бригадир Сыртлановның гомер юлы каты чирдән 1979 елда, 52 генә яшендә өзелә. «Тыл ветераны» булган хатыны иренең истәлекләрен инде 40 ел буе кадерләп саклый. Авылдашларының тормышын яхшырту өчен күп көч салган Әсгать Сыртлановны халык рәхмәт хисе белән искә ала.
90 яшьлек Хәерниса әбинең истәлекләрен кәгазьгә төшерүче Асия САКАЕВА, Шланлыкул авылы.
Читайте нас: