"Хәзерге вакытта минем тарафтан Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнә, анда, бала туган очракта, хезмәт хакын саклап, ир-атлар өчен 10 көнлек ял бирү мөмкинлеге каралган. Гамәлдәге законнар әти булган ир-атларның хокукларын яклауга аз юнәлтелгән, шуңа күрә бу юнәлештә норматив эшчәнлекне көчәйтергә кирәк дип саныйм", — дип яза Власов.
Депутат аңлатып узганча, хәзерге хезмәт законында гаилә бурычлары булганнар өчен өстәмә өстенлекләр каралган, әмма ир-атлар өчен бала туганда, хезмәт хакын саклап калмыйча, биш көнгә кадәр ял итү генә каралган.
Фото: pixabay.com сайтыннан.
Чыганак:
https://kiziltan.ru/obchestvo/18570-irlr-dekretka-kitchk.html