+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 февраль 2019, 17:08

Алла Пугачеваның 70 яше тирәсендә шау-шу купкан

Эш шунда, “Русия вертолетлары” компаниясе шушы көнгә багышланган кичәне финансламакчы булган.

Аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл 40 миллион сум сораган ди юбилей үткәрүче.

Предприятие җитәкчесе, озак уйлап тормастан, шушы карарга кул куйган. Ләкин ул акционерлар җәмгыяте акчасын үз белдеге белән туздырырга тиеш түгел.

Гаделсезлек шунда, предприятиегә тәү чиратта җитештерү программасын үтәр өчен акча кирәк. Аннары гына калган акча директорлар советы яисә акционерлар җыелышы раслаган өлкәгә юнәлтелә ала. Кагыйдә буларак, социаль әһәмиятле өлкәгә.

Алла Пугачеваның 70 яше уңаеннан уздырылган концертны бик теләсәк тә социаль әһәмиятле дип булмый шул...
Читайте нас: