-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общество
1 февраль 2019, 12:52

Кәҗә сөте... акылны үстерә

Дөньяга билгеле компания Башкортстанда бу терлекне үрчетүгә булышлык итә алырмы?

Кәҗәнең — маллыгы, баҗаның — туганлыгы, диләрме әле? Акыллы мал белән ир-егетне мондый чагыштыру кайдан барлыкка килгәндер, билгесез. Әмма хәзер мондый кимсетүгә урын калмады. Элгәре авылда чират көтүенә чыгардай кешесе булмаган әби-сәбиләр генә кәҗә асрый иде. Зур авылда да 4-5 баштан артмагандыр. Сакаллы маллар аз булса да, көтүченең генә түгел, хуҗасының да үзәгенә үтәләр иде. Үзе хәйләкәр, үзе әрсез... Ә кәҗә без уйлаганча ук башсыз һәм файдасыз түгел икән. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Евгений Карасев кәҗә сөтенең кеше организмы өчен файдалы элементларга бай булуы ягыннан сыер сөтеннән өстен торуын билгели. Составы буенча сабыйларын имезгән аналарның күкрәк сөтенә якын булуын әйтә. Сыер сөте белән чагыштырганда, витаминнарга баерак, бигрәк тә кальций һәм фосфор күбрәк.
Соңгы елларда авылларда сыер маллары саны кимү күзәтелә. Асравы авыр, мал азыгы хәзерләү мәшәкатьле. Аның каравы, хәзер кәҗәләр саны ишәя башлады. Белгечләрдән шундый мәгълүмат та алдым. “Сакалбай”лар сыер малларында очрый торган күпчелек чиргә бирешми икән. Үлән чире, корчаңгы, туберкулез, чәчәк һәм башка бик күп авыруларга каршы торырга сәләтле ул. Ә инде бигрәк тә җәй айларында кәҗә асраучыларның берсе дә бу мәхлукларга нәрсә ашатыйм икән, дип баш ватмас.
Кызганычка каршы, әлегә кадәр төрле сәбәпләр белән кәҗәне федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы да аерым категориядәге мал исәбенә кертми. Исәп алуда аларны һәрвакыт сарыклар белән бергә кушып исәплиләр. Федераль дәрәҗәдә кәҗә асрауны дәртләндерүче дәүләт оешмалары, төрле грантлар да юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, кәҗә асрау мәшәкатьле һәм кереме юк, дип кенә алардан баш тарту дөрес түгел. Дөрес, кәҗә асрау климатик-табигый шартларга һәм нинди токымлыларын үрчетүгә дә бәйле. Башкортстанның әлеге юнәлештә дә ил күләмендә яңа башлангычлар белән танылу мөмкинлеге бар.
Рәсми чыганакларга караганда, узган елда Русиядә барлыгы 2,1 миллионга якын кәҗә асрала иде. Шуның 1,6 миллионы шәхси ихаталарга туры килсә, 316 меңе — фермерларда, калганы авыл хуҗалыгы оешмалары карамагында. Сарыкчылык һәм кәҗә үрчетү буенча Бөтенрусия авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты мәгълүматла­ры буенча, узган елда 243 мең тоннага якын кәҗә сөте җитештерелгән һәм аның 40 мең тоннасы гына эш­кәртелгән. Бу — гомум күрсәткечнең 20 процентыннан артмый, дигән сүз.
Сәүдәдә кәҗә сөте һәм аның чимал продукцияләре күренә башлады. Файдалы эчемлекне, мәсәлән, Башкортстанга кайсы гына төбәкләрдән кертмиләр?! Ләкин натураль булмаган кәҗә сөтенә, кәҗә кымызына ихтыяҗ зур түгел. Төрле консервантлар өстәлгән хәлдә генә әлеге “натураль” продуктның озак саклануын хәзер сатып алучылар да аңлый башлады шикелле.
Кәҗәнең берничә токымлысы була. Мамык кәҗәләренә, сөт күп биргәннәренә һәм хәтта йон алу өчен үстерелгәннәренә бүленә алар. Шәл сайлаганда Ырынбур кәҗәлә­ренә өстенлек бирәбез. Башкортстанның Стәрлебаш, Миякә һәм Зианчура якларында да кәҗә мамыгыннан бәйлән­гән шәлләрнең үз маркалары бар.
Ихтимал, якын киләчәктә Башкортстанда җитештерелгән кәҗә сөте, кәҗә кымызы һәм аның башка ризыклары, бал һәм кымыз кебек үк, милли брендка ия булыр. Узган елда “Сөт иле” фестивале кысаларында Башкортстан Хөкүмәте “Лукоз” җәм­гыяте белән берлектә инвестицион проектны тормышка ашыру буенча килешү төзегән иде. Кәҗә сөте җи­тештерү буенча илдә эре компания­ләрнең берсе булган “Лукоз” Башкортстанда кәҗә асрауга махсуслашкан зур комплекс һәм арытаба чимал эшкәртү буенча завод төзергә планлаштыра. Җитди проектны гамәлгә ашыру максатында компания 1,5 миллиард сумга кадәр акча сарыф итәргә әзер. Барысы да планлаштырылган тәртиптә дәвам итсә, 2021 елда күләмле эш башланачак.
Белешмә. “Лукоз” җәмгыяте Русиядә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсенә караучы илләр арасында да иң эре сөт кәҗәләре фермаларына ия.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга кара-ганда, компания Зианчура, Әбҗә­лил һәм Баймак районнарында тәүдә 3-4 мең баш кәҗәгә исәпләнгән фер­ма төзергә һәм арытаба ана кәҗәләр­не данлыклы заанен токымлылары белән каплатып, сөт юнәлешен үстерергә исәп тота. Һәм алдагы елларда Күмертауда тәүлегенә 300 тонна кәҗә сөте эшкәртү куәтенә ия завод төзү планлаштырыла. Әйткән­дәй, узган елда ук республикага шушы максатларда заанен токымлы кәҗәләр кайтарылып, урындагы кәҗәләрне каплату өчен фермерларга тәкъдим ителгән иде.
Журналистлар белән очрашуда “Лукоз” җәмгыятенең генеральный директоры Владимир Кожанов Күмер­тауда төзеләчәк заводта кәҗә сөте нигезендә балалар өчен дә туклану продуктлары җитештереләчәген хәбәр иткән иде. Мондый башлангыч һәм проект республика Хөкүмәтендә зур яклау тапты.
“Лукоз”ның тагын да җитдирәк планнары бар. Компания Башкортстанда кәҗә сөте җитештерүче башка хуҗалыкларны да теләкләре буенча үз канаты астына алырга ниятли һәм төбәктә экспорт кооперативы булдырырга өмет итә. Тулы куәткә эшли башлагач, компания кәҗә сөте җыю белән генә чикләнмичә, кәҗә итен эшкәртүгә дә махсуслашырга ниятли. Бу инде республика җитеш­те­рүчеләренә Русия күләмендә генә түгел, ә чит илләрдәге сәүдә базарына чыгарга да юл ачачак.
— Кәҗәчелек республиканың аграр тармагында ят юнәлеш түгел, — диде Авыл хуҗалыгы министрлы­гының терлекчелек бүлеге баш белгече Азат Хөсәенов. —Табигый-климатик шартларның уңай булуы гына түгел, аерым крестьян-фермер хуҗалыкларының зур кызыксыну күрсәтүе дә әлеге тармакны арытаба үстерүдә булышлык итәчәк. “Лукоз” компаниясе белән эшнең тагын да җанланачагына ышанабыз. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, республикада кәҗә сөте җитештерүгә субсидия каралган. Федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме әлегә каралмаган, әмма без максатлы программалар, грантлар аша кәҗә үстерүче барлык катего­риядәге хуҗалыкларга ярдәм итү юлларын кулланабыз. Кәҗә сөте һәм сөт продукцияләре белән республиканы аграр җитеш-терүдә яңа мөмкинлекләре белән таныту мөмкинлеге зур.
Республиканың унбиштән артык районында күпләп кәҗә асрау белән шөгыльләнәләр. Бигрәк тә Мәләвез, Авыргазы, Шаран, Благовар, Мәчетле, Караидел, Туймазы, Бөрҗән, Стәрлебаш, Ишембай фермерлары уңышлы эшли. Иң күп кәҗә Шаран районының “Сәмигуллина” фермер хуҗалыгында асрала. Биредә аларның саны 700гә якынлаша. Благовещен районы фермеры Мәгъсүм Фәрхетдинов хуҗалыгында кәҗәләр йөз баштан артык. Шараннан Рәмилә Сәмигуллина, кәҗә сөтен эшкәр­теп, дистәгә якын төр продукция җитештерә. Сөт продукция­ләре башкалабыз Уфаның сәүдә предприя­тиеләрендә дә зур кызыксыну тудырган. Димәк, республиканың үзен­дә дә кәҗәчелекне үстерү, чимал җитештерү һәм эшкәртү юнәлешендә үрнәк алырдай хуҗа­лыклар аз түгел.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, узган елда исәпкә алынган 110 мең баш кәҗәнең 93 меңе шәхси хуҗалыкларга карый. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында, шул ук тәртиптә, 1,1 мең һәм 7 мең баш тәшкил итә.
Авыл ихаталарында елдан-ел кими баручы савым сыерларын киләчәктә сөтле кәҗәләр алыштыра алырмы? Әлбәттә, моңа анык кына җавап биреп булмый торгандыр. Чөнки әлегә халыкта кәҗә сөтенә ихтыяҗ да, игътибар да җитешми. Дөресрәге, гомумән, сөт эчү культурасы ил күләмендә түбән. Ә инде югарыда телгә алынган компания кебек эре эшкәртүчеләр саны артса, бәлки, сәүдә базарында “Башкортстан кәҗәсе” продукцияләренә дә ихтыяҗ үсәр.
Чыганак: https://kiziltan.ru/selo/18483-k-ste-akylny-ster.html


Читайте нас: