+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 гыйнвар 2019, 13:15

Радий Хәбиров нигә башлыктан баш тарта?

Халык республика җитәкчесенең сәламәтлеге турында борчыла.

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаруы Радий Хәбиров районнарда еш була, халык белән очраша.

Еш кына ул урамда кешеләр җыелып торган урында туктый һәм алар белән яланбаш сөйләшә. Матбугат чараларында аның янында башлык кигән, шәл ябынган кешеләр белән төшкән фотолары еш күренә. Ә халык аның сәламәтлеге турында кайгырта, салкын тидереп куймасын, дип борчыла.

Журналистлар аңа бу хакта сорау биргәч, ул Мәскәүдә яшәгәндә, чыннан да, башлыксыз йөрергә өйрәнеп китүе турында әйткән һәм "Мин - тыңлаучан кеше, халык әйтә икән, берәр төрле баш киеме турында уйларга кирәк булыр", - дигән.

Халык өмете кайбер гадәтләрне үзгәртергә дә этәрер шул...

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.


Читайте нас: