+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
31 гыйнвар 2019, 13:58

Качкаев башлады да "качты"

Быел республика Уфаның Көнчыгыш юнәлешендә чыгу юлы проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 1.5 миллиард сум акча җәлеп итәргә планлаштыра.

Бу хакта бүгенге киңәшмәдә Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин белдергән. Аның сүзләренә ярашлы, Русиянең Транспорт министрлыгы әлегә Финанс министрлыгына тиешле заявка җибәрмәгән.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров депутатлар белән очрашуда февральдә аның транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашуы планлаштырылган, дип белдерде.

- Шушы очрашу нәтиҗәләре буенча без Уфаның Көнчыгыш юнәлешендә чыгу юлының киләчәге нинди булачагын беләчәкбез. Кайчандыр Качкаев уйлап тапкан, эшләп бетермәгән һәм безгә калдырып "депутатлыкка качкан" , - дип шаяртты ул.

Шушы проекттан, "Көньяк" күперен реконструкцияләү һәм авыл юллары төзүдән тыш, Дәүләт думасы депутатлары республиканың ун объектын Юл инфраструктурасын үстерүнең комплекслы планына кертү мәсьәләләрен карады. Шуларның алтысы - башкаладагы юл күперләре. Әлегә шундый бер күперне финанслауга 500 миллион сум күләмендә акча алуга заявка бирелгән.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.


Читайте нас: