Анда Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.
- Өч ай элек без республикага федераль акча җәлеп итү буенча системалы эш башлау турында килешкән идек. Шуңа күрә депутатларның эшен аларның һәрберсе җәлеп иткән федераль акча күләме буенча бәяләргә сөйләштек. Бүгенге көнгә аерым эшләр башкарылган, бу эшкә комачаулаучы пробемалар билгеләнгән. Хәлне якынча анализлау куелган бурычларның күпчелеге һаман да кискен булып калуын күрсәтә. Шуңа күрә депутатлардан республика заявкаларын үткәреп җибәрү буенча активрак эш таләп ителә - диде Радий Хәбиров.
Эшнең мөһим өлеше - республиканың 12 дәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнашуы. Бүгенгә төбәк проектларының 55 паспорты расланган, аларның кураторлары һәм җитәкчеләре билгеләнгән.
Былтыр республикага 65 миллиард сум җәлеп ителгән. Бурыч - быел бу санны ким дигәндә 70-75 миллиард сумга кадәр арттыру.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.