+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2019, 17:50

Медицина колледжында... кызлар сугыша

Уфаның медицина колледжында коточкыч хәл булган.

Өч студент кыз мәҗлес оештырган. Аннары аларның берсе бәдрәфтә курсташы белән очрашкан һәм соңгысы аңа терсәге белән тиеп киткән.

Шул аркада гауга куба һәм сугышка әйләнә. Зыян күрүче имгәнеп, дәваханәгә китерелә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу хәл нибары шелтә белән тәмамланган. Тулай торактан да, уку йортыннан да берсен дә кумаганнар.

Бичара кыз полициягә гариаз язарга курка, ди. Аңа бер сугыш чукмарының туганнары суд белән янаган, имеш.

Медицина колледжында булган бу хәл таң калдырды. Шуннан соң бу шәфкать туташларын шәфкатьле дип ничек атыйсың инде...

Фото: NewsBash/ru.

Читайте нас: