+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
30 гыйнвар 2019, 17:52

Кабыза алмагач, этеп урларга уйлаганнар

Дүртөйледә яшәүче өч кешегә карата күпкатлы йортлар янында калдырылган җиңел машинаны урлап алып китү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Әйткәндәй, бу "өч таган" элек тә җавапка тарттырылган булган.

Ярыйсы гына “салып алганнан” соң, аларның нинди дә булса "батырлык" кыласы килә башлый. Кызмача ир-егетләр урамга чыга һәм Беренче май урамындагы йортларның берсе алдында торган "ВАЗ-2114" автомобилен күреп, аңарда йөреп карамакчы була.

Ян тәрәзәсен ватып, машинаны кабызырга маташалар. Кабынмагач, этә башлыйлар. Тик берничә километрдан соң, хәлдән таеп, аны икенче бер урамда калдырып китәләр. Урланган машинаны полиция хезмәткәрләре, иясе хәбәр иткәннән соң, ике сәгать үтүгә таба.

Фото: 1gai.ru сайтыннан.


Читайте нас: